Центральная детская библиотека

"Әбием-алтыным. Минем иң якыным ..."

Бүген "Серле каләм" клубының утырышы "Әбием-алтыным. Минем иң якыным ..." дигән темага уздырылды. Балалар Өлкәннәр көненең килеп чыгу тарихы белән таныштылар,Татарстан язучыларының һәм җирле авторларыбызның әбиләр темасына язылган шигырьләрен тыңладылар. "Әбием турында дүрт юл" уенын уйнаганнан соң Н.Каштановның "Ярдәм" хикәясен кычкырып укып, фикер дә алыштылар. Ахырдан "Әбием" җырын тыңлап, балалар да кушылып җырлады.