Центральная детская библиотека

"Әбием ни исемле?"

Һәр елны бөтен дөнья 1 октябрьдә Өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Аны өлкәннәрне хөрмәтләү көне дип тә атыйлар. Чөнки бу көнне илебез күләмендә аларга аеруча кайгыртучанлык, зур хөрмәт күрсәтелә. Без дә үзебезнең әби-бабайларыбызны яратырга, алар турында кайгыртырга, үткән язмышлары белән кызыксынырга тиеш. "Ел китабы – 2017" бәйгесендә җиңүче Г.Әдһәмнең "Әбием ни исемле?" китабы нәкъ шул турыда кисәтә. Бүген бу хикәяне балалар белән бергәләп укып, фикер алыштык.