"Туган ягым,туган илем"
Бүген китапханәбездә "Серле каләм" клубы кысаларында "Туган ягым-туган илем" дип аталган очрашу кичәсе узды.Чарабызга Түбән Кама шагыйрәсе, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина килде. 6-нчы мәктәпнең 6-нчы "А" сыйныфы укучылары һәм яшь авторларыбыз шагыйрәнең үзе белән якыннан танышып, аның туган якка, туган җиргә, туган авылына, шәһәребезгә багышланган шигырьләрен тыңладылар, балалар иҗатына кагылышлы бәйгеләр турында мәгълүмат алдылар.