Центральная детская библиотека

"Настоящая сырность

Библиокухнядагы чираттагы очрашу сырга багышланды.  Сыр иң борынгы ашамлык. Аның 7 мең еллык тарихы бар.  Библиокухняга килгән кунакларыбыз  бу азыкка багышланган музейлар, бәйрәмнәр турында  тыңладылар, Юлия Иванованың “Настоящая сырность” дип аталган китабы белән таныштылар. Сыр ясау комбинатына виртуаль экскурсия бик кызыклы узды.  Күрсәтелгән мастер-класс гади һәм бик тәмле сырлы бутербродлар ясау серләрен ачты.   Ясаган бутербродларны авыз итеп, балалар кызыклы мультфильмнар карадылар. Библиокухняда уздырылган вакыт кызыклы һәм файдалы үтте.