Бер, ике, өч - әкияткә күч!
Дөньядагы барча кеше дә әкият ярата. Ә әкиятне ярату балачактан ук башлана. Тылсымлы, күңелле һәм хәтта куркыныч булса да, әкиятне уку һәрвакыт кызыклы. Бүген Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында балалар тылсымлы һәм серле әкият дөньясына чумдылар. Алар әкияттә очрый торган тылсымлы сүзләр, әйберләрне искә төшерделәр. Әкият геройларын табышмакларның җавапларын табып белделәр һәм хәтта күзләрен бәйләгән килеш әкияти өй дә ясый алдылар. Кызыклы эстафета, "Топ-хоп" һәм "Мультландия поезды" уеннары балаларның күңелләрен күтәрде.