Кемгә туңдырма кирәк?
Библиокухняның чираттагы чарасы туңдырмага багышланды. Бу яраткан ризыкның килеп чыгышы белән танышканнан соң, балалар туңдырма фабрикасына виртуаль экскурсия ясадылар. Уздырылган мастер-класс кечкенә дусларыбызга туңдырманы өй шартларында ясау серләрен ачты. Шушы темага багышланган мультфильм һәм Ералаш чыгарылышы кунакларыбызның күңелен күтәрде.