Китаплы кич
Балалар, сезнең "колаклы коймаклар" яисә "антенналы бәрәңгеләр" турында ишеткәнегез бармы? Ишеткәнегез булмаса, Йолдыз апагыз Шарапованың "Китаплы кич" китабын укыгыз. Бүген 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз бу китапта язылган шигырьләрне яратып тыңладылар. Әлеге чара "Китаплы веранда. Книжная веранда" проекты кысаларында үтте.