Центральная детская библиотека

Шоколадлы ил

Болытлы яисә кояшлы, күңелле яки күңелсез көннәр була. Ә бездә бүген «тәмле көн» – Бөтендөнья шоколад көне. Шуңа  без китап сөюче дусларыбызны “Шоколадлы ил” дип аталган чарага, үзебезең Библиокухняга чакырдык. Монда алар шоколадның килеп чыгу тарихы, аны җитештерү фабрикалары, ясау серләре белән таныштылар. Әле шоколадлы тәм-томнардан авыз иткәч, «Шоколадлы тормыш» мультфильмын да карарга өлгерделәр.