Хәзрәт бездә кунакта
6 июльнең матур кичендә Түбән Кама районы имам-мөхтасибе, Үзәк мәчетнең имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин үзенең дин кардәшләре белән, танышу ниятеннән Үзәк китапханәгә килде. Аларга китапханә буенча экскурсия уздырылды: китап фонды буенча мәгълүмат бирелде, Г.Тукай, шәһәребез язучылары иҗатына багышланган үзенчәлекле кургәзмәләр белән таныштырылды. Бигрәк тә кунакларыбызга Ижади кунакханә булмәсе ошады.Экскурсия ахырында хәзрәт халыкның белемгә омтылуына сөенүен белдерде.