Рәмзия Вәлиеваның иҗат кичәсе
Максатчан Рәмзия!
Беренче иҗат җимеше 2009 елда балалар өчен “Бәбкә кая югалган” китабыннан башланып китүгә 6 ел дигәндә шәһәрдәшебез Рәмзия Вәлиеваның тагын 4 китабы укучылар кулына керергә өлгерде. Әлбәттә бу вакыйга Рәмзия ханымның тулы иҗат белән шөгельләнүенә зур ихтибар бирүен һәм сәләтле икәнен аңлата.
Әле язылган сүзләрнең буш сүз түгел икәнен Г.Тукай ис. үзәк китапханәдә узган әбәби-музыкаль кичә тулысанча исбатлап бирде.
Иң беренче шигырьләрен Рәмзия ханым “Надежда” реабилитация үзәгендә инвалид балаларга бер төрле кызыклы шөгель булсын, өйрәнсеннәр һәм сөйләсеннәр өчен махсус язган. Һәм балаларның тырышып-тырышып шигырь укулары һәм укыганда шатлыктан янган күзләре Рәмзияне тагын
да иҗат итәргә рухландыра. Күп тә узмый “Бәхетле мизгелләр” (2010), “Без Тукай оныклары” (2012) дигән китапчыклары балалар кулына килеп керә. Автор аларны китапханәләргә дә бүләк итә. Китапханәләрдә китаплар яңа тормыш белән яши башлыйлар. Китаплар буенча кычкырып укулар, балалар иртәләре, уен аркылы китаптагы шигырьләрне тәкъдим итүләр – барысыда кечкенәләр күңелендә Рәмзия апаларын танып калырга сәбәпче була. Шуңа күрә кичәдә 64-нче балалар бакчасында тәрбияләнүче сәнгатьле укучы балалар һәм Бакый Урманче ис. 2-нче гимназия укучысы Хәбибуллин Хәбиб матур итеп язучы апаларының шигырьләрен укыдылар.
Рәмзия Галимҗановна олылар өчен дә шигырьләр яза һәм аларны китап итеп чыгарырга ярдәмчеләр таба. 2013 елда “Шигъри дарья” китабы басылып чыкты. Әле күптән түгел генә “Алмагачның биш алмасы” дөнья күрде. Китапта тупланган шигырьәрне укыган кешенең күңелендәге кыллар тартылмый, кузгалмый кала алмый, чөнки һәр әсәр тормыштан алып язылган һәм авторның йөрәге аша узганы сизелеп тора. Бәлки шуның өчен дә Рәмзиянең 15 шигыренә композиторлар көйләр иҗат иткәннәр. Чара барышында Илһам Хисмәтуллин, Флюр Гәйнемөхәммәтов башкаруында җырларның кайберләрен кичәгә килгән күп санлы тамашачы ишетеп калды. Чулпан Зиннәтулина, Азат Нәҗмиев, Рәфкать Урманов, Искәндәр Вәлиевлар да көй язганнар.
“Алмагачның биш алмасы” җыентыгының төзелү тарихына тукталганда, Рәмзия Вәлива әнисенең дә каләм иясе икәнен ачыклады, шулай ук ике абыйсының, бер энесенең балалары язу белән мавыгу сәбәпле, шушы китапка аларның әдәби үрнәкләре дә кертелүе билгеле булды.
Балалар гына түгел олылар да Рәмзия Вәлиеваның иҗатына битараф түгел. Кичә сценариясенең авторы һәм алып баручысы Әнфисә Фәйзетдинова, китапханәче Гөлназ Сафина һәм залдан чыгып сөйләүчеләр Рәмзия Вәлиеваның күңелләренә уелып калган шигырьләрен халыкка җиткерделәр.
Нечкә күңелле, тырыш, максатчан шагыйрә Рәмзия Вәлиеваны шушы чарада гомер бәйрәме белән дә тәбрикләделәр. Иң изге теләкләрен кичәгә килгән Актаныш якташлык җәмгыятеннән Фирдәвис Ханов, “Кама таңнары” әдәби берләшмә әгъзалары Фәтхулла Абдуллин, Рәсимә Нәбиуллина, Никифор Тукмачев, үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре исеменнән Гөлназ Арсланова җиткереп калдылар. Кичә барышында Рәмзия Галимҗан кызы Вәлиева алдагы иҗат планнары турында сөйләгәндә басуга ике китабым әзер дигән иде. Теләкләрнең берсе – шул китапларны чыгарыр өчен ярдәмчеләр табылсын һәм изге теләк-ниятләр тормышка ашсын иде.
Камбиева Р.Г. – Г. Тукай ис. үзәк китапханәнең методик бүлеге мөдире.