«Ел китабы-2015»
Һәр елны «Ел китабы” конкурсы республикабыз халкында туган әдәбиятка мәхәббәт уяту, китап укылуны арттыру максатыннан уздырыла. Конкурсны Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгы гамәлгә куя, ә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе оештыра.
Конкурсның максаты, әлбәттә, китап укытуны популярлаштыру гына түгел. Конкурс нәтиҗәләре буенча аудиториянең кайсы авторларга, нинди әсәрләргә вәзгыяте барын ачыклыйлар. Шулай ук республикабызда иң күп укыла торган автор билгеләнә. Конкурс китапханә хезмәткәрләрендә китап-әсәрләрне популярлаштыруда стимул уятуны да күздә тота.
Иң популяр китап республика җәмәгать китапханәләрендә оештырылган укулар нәтиҗәсе нигезендә билгеләнә. Шушы максаттан 1нче балалар бакчасында кайбер китапларга әдәби күзәтү ясалды. Тәрбиячеләр матур әдәбиятне бик яратып укыйлар. Яңа китапларны көтеп алалар. Китапханәче язучыларга кыскача гына мәгълүмат бирде, әсәрләрнең эчтәлегенә төшендерде.
Фәтхулла Абдуллинның “Чүл бүресе” китабында хатын-кыз образлары калку итеп сурәтләнә. Аларның тормышта адым саен очраган авырлыкларга бирешмәве, көтелмәгән явызлыклар каршында да югалып калмаулары, Кеше һәм Ана дигән бөек исемне югары тотулары тасвирлана.
“Дәверләр аһәңе” китабында Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фоат Садриевның төрле елларда иҗат ителгән иң яхшы повестьлары, хикәяләре тупланган. Ул бүгенге авыл тормышын, аның җиргә тугры кешеләрен дулкынландыргыч вакыйгаларда сурәтли.
Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Таңчулпан Гарипованың "Асыл ташлы муенса”китабына төрле елларда язылган роман, повесть һәм хикәяләре тупланган. Әлеге әсәрләрдә фаҗигале , гыйбрәтле кеше язмышлары, кызыклы һәм үзенчәлекле образ-характерлар психологик тирәнлек белән тасвирлана.