Мәдәни җомга
Кичәдә үзебезнең төбәк рәссамы Капитов Геннадий Николаевич һәм яшь сәнгать, әдәбият сөючеләр катнашты. Ул 1939нчы елны Тәтеш районында туа. Ә 1966нчы елдан Түбән Кама шәһәрендә яши. Татарстан һәм Рәсәйнең рәссамнар союзы әгъзасы, бик күп кенә шәһәр һәм республика күләм күргәзмәләренең актив катнашучысы. Аның “Ак розалар”, “Рая”, “Чәчкәче Аня апа”, “Төнге укулар”дигән картиналарын яшьләр бик кызыксынып карадылар. Рәссам белән якыннан аралаша һәм кызыксынган сорауларын бирә алдылар. Ул Һәрбер ясалган картинаның тарихын сөйләде, нинди буялар кулланганын әйтте. Кичә бик күңелле, кызыклы үтте.