Шәҗәрә
Шәҗәрә ул – ерак үткәннәрдән
Бүгенгегә олы тәрәзә.
Күп буынның күмәк портреты-
Менә нәрсә бит ул шәҗәрә!
Д. Гарифуллин.
Шәҗәрә гарәпчәдән – “агач” дигән сүз. Теләсә кайсы авылда бары бер төрле исемнәр буенча гына шактый мәгълүмат тупларга була. Әйтик, Сәйфетдин, Гайнетдин яки Әхматша, Гаделша бер нәселдән булырга мөмкин.
Мәдәни җомга кичәсенең кунагы “Атказанган икътисадчы», Аксакаллар шурасы әгъзасы, шәҗәрәләр төзүче Мансур Корбангали улы Ганиев. Ул авылдашларын туганлаштырып бетергән, үткәннәрне өйрәнеп, 4 авыл халкының 6-11 буын шәҗәрәсен барлаган, әти-әнисенең нәсел агачын булдырган, хәтта 16нчы гасыргача барып җиткән.
Мәдәни җомгага килүчеләр Мансур Ганиев алып килгән шәҗәрәләрне аеруча кызыксыну белән карадылар, тыңладылар, үзләренең сорауларын бирделәр:
- Шәҗәрә төзүне нәрсәдән башларга?
- Үзеңнең әти-әниеңнән, әби-бабаңнан башларга кирәк. Мөселман кешесенә авыррак, чөнки гарәпчәне дә, гарәпчәгә ошатып татарча язылганнарны да укый, аңлый белүчеләр кирәк, - ди Мансур Ганиев.
Башта кешеләрнең типтәрме, башкортмы, ясаклымы икәнен ачыкларга кирәк. Никах шәһадәтнамәләрендәге кул тамгалары да күп нәрсә сөйли.
Чыннан да, әби-бабайларыңны, нәсел чылбырны барлау бик әһәмиятле бит ул. Нәсел алдында бик саваплы, зур эш башкарыла “Мин шәҗәрәмне белдем”, - дию үзе генә дә ни тора бит! Кичә бик кызыклы, эчтәлекле үтте. Мәдәни җомгага килүчеләр дә үзләренең нәсел җепләрен барлап, кунагыбызга рәхмәтләр әйтеп, уңышлар теләп таралыштылар.