Әдәби Сабантуй
Шатлыклар – күңелебездә.
Ал кояш – күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабан туй бүген бездә!
16 июньдә “Кояшлы” аланында Үзәк китапханә хезмәткәрлэре белән берлектә “Берегиня” клубы әгзалары өчен сәламәтләндерү чарасы буларак, “Әдәби Сабантуй” уздырылды.
Бәйрәм концерт программасы белән үрелеп барды. Сабантуй төрле уен-ярышлар белән кайнап торды, бигрәк тә себеркедә чабышу, бәйләнгән күз белән җиләк-җимеш җыю тәэсирле булды. Югары рухта шау-гөр килеп үткән Сабантуй, катнашучыларның күңеленә хуш килеп, аларны милләт дөньясына тартуы белән әһәмиятле булды.