Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәдәни җомга

Кичәнең кунагы җиде китап авторы, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Хөсәен Җәгъфәр.

Яшь әдәбият сөючеләр шагыйрьнең көчле тавышы белән шигырь укыганын тыңладылар, сораулар бирделәр, киңәшләрен тыңладылар, үзләре дә шигырьләрен укыдылар. “Онытмаган туган авылым”, “Адаштырмас мине юлларым”, “Әнкәемнең йомшак куллары”, “Ничек соң ул шулай чыдамдыр?”, “Туган якның якты язына” кебек шигырьләре бик тә ошады.