Ил хәтеренә уелган уйлар
Бүген Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреты, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга 75 яшь тулды.
Шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылучы шагыйрьләрдән ул. Үзенең шигырьләрен психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге нәкъ менә кыска шигъри формага тормыш фәлсәфәсе, психологик киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала белүендә ачыла.
Күренекле халык шагыйренең юбилее уңаеннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Равил Фәйзуллинга багышланган «Ил хәтеренә уелган уйлар» исем астында күргәзмә оештырылды. Шулай ук, шагыйрь турында кыскача мәгълүмат тупланды.
Күргәзмәне караучылар Р.Фәйзуллинның шигырьләрен укып хозурландылар.