Язмышым кайтавазы

Китапханәбездә узган «Бу - безнең шәһәр» проекты хөрмәтле кунагы – Россия Федерациясе Кораллы көчләре ветераны, отставкадагы майор – Казбек Кәрам улы Ризванов. Очрашуда Казбек әфәнде үзенең тормыш юлы, хәрби хезмәте һәм шәһәребезнең үсеше хакында сөйләде. Аның сүзләрендә Ватанга мәхәббәт, гаделлек һәм намус кебек кыйммәтләр чагылды.
Әлеге чара 6нчы мәктәп укучылары өчен, батырлык, тырышлык һәм гражданлык бурычын үтәү үрнәге булган кеше белән очрашу мөмкинлеген бирде. Казбек әфәнде яшь буынны Ватанны яратырга, белемгә омтылырга һәм үз туган якларын хөрмәт итәргә өндәде.
Яшь талант иясе Айсель Сәгыйтова үзенең моңлы җыры белән кичәгә ямь өстәде. Очрашу, кабатланмас мизгелләр һәм файдалы мәгълүмат белән тулы булды.