Һәркем оста була ала
Әниләр көне хөрмәтенә үзәк китапханәдә узган әдәби-музыкаль чарада шигырьләр, җырлар, биюләр һәм әниләргә багышланган теләкләр яңгырады.
Шулай ук, безнең әниләребезнең күңел җылысы белән ясаган кул эшләре, төрле бижутерия һәм башка бик күп искиткеч әйберләрдән торган күргәзмә кичәбезне бизәп торды.
Бергәләп, җылы мохиттә бер-беребез белән аралашып, күңелле итеп вакыт үткәрдек.