Фоат Садриев иҗаты - заман һәм шәхес

Ф. Садриевка 85 яшь тулу уңаеннан "Фоат Садриев иҗаты – заман һәм шәхес" дип исемләнгән мәгълүмати чара узды. Әлеге чарада күренекле язучының тормыш юлы, иҗат мирасы, тоткан урыны турында сөйләшү, күргәзмә оештырылды. Катнашучылар Ф. Садриевның әсәрләре аша татар әдәбиятының үсешенә керткән өлешен тирәнрәк аңлау мөмкинлегенә ия булдылар. Бу юбилей безгә язучының иҗади юлына яңача карарга, аның әсәрләрендәге тирән фәлсәфәне аңларга мөмкинлек бирде.