Каләмне штыкка тиңләп
Бүген китапханәбезгә мәркәзебез Казаннан хөрмәтле кунакларыбыз — филология фәннәре докторы, Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы профессоры Йосыпова Нурфия Марс кызы һәм филология фәннәре докторы, тел белеме кафедрасы профессоры Йосыпов Айрат Фаик улы килде. Нурфия Марс кызы Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тирән эчтәлекле һәм кызыклы мәгълүмат белән уртаклашты. Тамашачыларыбыз тын да алмыйча тыңлады, чөнки кунагыбыз герой-шагыйрь турында яңа һәм кадерле фактлар китереп сөйләде. Бу очрашу безнең өчен зур дәрес һәм рухи азык булды.