Җәлил юлы: Ватан, сүз, батырлык

Татар әдәбиятының бөек улы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, әдәбият сөючеләр өчен әдәби кичә узды. Чарага "Җәлил юлы: Ватан, сүз, батырлык" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде.
Бу очрашу Муса Җәлилнең бөеклеген тирәнрәк аңларга, аның иҗатының әһәмиятен тоярга мөмкинлек бирде. Филология фәннәре докторы, татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Йосыпованың чыгышы, күргәзмәдә тәкъдим ителгән материаллар белән бергә һәр катнашучының күңелендә тирән эз калдырды.