Муса Җәлил мирасы

Бүген Муса Җәлилгә 120 ел тулу уңаеннан Халык иҗаты йортында шигърият фестивале узды. Биредә Түбән Кама Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган муниципаль конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Чарага Габдулла Тукай исемендәге китапханә хезмәткәрләре шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсе әзерләделәр. Фестивальдә катнашучылар Муса Җәлилнең шигъриятенә һәм аның рухи мирасына зур хөрмәт белән карадылар, иҗатын яңадан бер кат искә төшерделәр.