"Сандугач үксүе"
Бүген бездә кунакта "Кама таңнары" әдәби берләшмә язучысы Никифор Тукмачевның иҗатын яратучылар өчен махсус "Сандугач үксүе" китабын тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Чарада катнашучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗат мирасы белән якыннан таныштылар, аның шигырьләрен тыңлап, рухи байлыкка күмелделәр.
Никифор Тукмачев – лирик һәм романтик рухлы шәхес. Аның шигырьләре, гади генә сүрәтләргә һәм гадәти вакыйгаларга нигезләнсә дә, тылсымлы, моңлы дөньяга алып кереп китә. Шигъри юллардан бөркелеп чыккан җылылык һәм ихласлык, күңел түрендәге сүзсез калган хисләр диңгезен ача.
Бүгенге көнгә кадәр Никифор Ионович Тукмачевның "Гөмерем Питраулары", "Таң суы", "Сандугач үксуе" кебек күп кенә шигырь җыентыклары дөнья күргән. Аның 60 тан артык шигыренә көйләр язылган, һәм бу җырларны сәхнәдә Гүзәл Уразова, Габделфәт Сафин, Рамил Асхадуллин кебек танылган артистлар яратып башкаралар.