Ватан өчен бергә
Туган илебез сагында басып торган, үз хезмәте һәм батырлыгы белән баш өстендәге тыныч күкне тәэмин иткән кешеләрнең батырлыкларын бергәләп искә алу һәм хөрмәтләү өчен, “Яшьлегем чишмәләре” төркеменә йөрүче хезмәт һәм тыл ветераннары, Ватанны саклаучылар көненә багышланган чарага җыелдылар. Кичәдә Ватанга мәхәббәт һәм батырлыкка багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады.