Шигырьләр - тере шаһитләр
15 нче февраль бөек татар шагыйре һәм герой Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан шәһәребезнең 36 нчы мәктәп укучылары өчен «Ядкәр» проекты кысаларында «Шигырьләр – тере шаһитлар» дип исемләнгән хәтер сәгате үтте. Әлеге чара шагыйрьнең иҗатын һәм тормыш юлын искә алу, аның шигырьләренең бүгенге көндә дә актуальлеген күрсәтү максатыннан оештырылды.
Муса Җәлилнең шигырьләре – ул гади сүзләр генә түгел, ә тормышның авыр чакларында да кеше күңелендә өмет һәм батырлык уята торган тере шаһитлар. Алар безгә үткәннәрне онытмаска, үзебезнең тарихыбызны хөрмәт итәргә һәм киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә.