Җәлил иҗатына әдәби сәяхәт
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шәһәребезнең хөрмәтле хезмәт ветераннары өчен, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә катнашучылар шагыйрьнең иҗаты белән танышып, аның шигырьләрен тыңлап, музыкаль номерлар белән ләззәтләнделәр.