Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җәлил эзләре буйлап

Муса Җәлил … Бу исем һәрберебезгә яхшы таныш. 15нче февральдә герой-шагыйрьгә 120 ел тулу уңаеннан Н.В.Лемаев исемендәге нефть-химия һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары белән бергә шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты турында искә төшереп әдәби кичә үткәрдек.
Чара барышында студентлар Муса Җәлилнең тормыш юлындагы төп вакыйгаларны, аның батырлыгын һәм шигъри мирасын ачып бирделәр. Аеруча шагыйрьнең сугыш чорындагы иҗаты, "Моабит дәфтәрләре"ндәге шигырьләре тәэсирле яңгырады. Әлеге шигырьләр фашист тоткынлыгында да рухын сындырмаган, Ватанга мәхәббәтен саклап калган геройның тиңдәшсез батырлыгын гәүдәләндерә.