Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тукайлы балачак

     Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан  «Тукайлы балачак» дип исемләнгән интеллектуаль уен узды. Әлеге чара балаларның күңелендә әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт уяту, Тукай мирасын өйрәнү максатыннан оештырылды.

Уенда өч команда көч сынашты. Укучылар Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле сорауларга җавап бирделәр, аның шигырьләрен искә төшерделәр. Һәр команда үзенең белемен, тапкырлыгын, зиһенлеген күрсәтергә тырышты.

    Уен бик җанлы һәм кызыклы атмосферада узды. Һәр команда үзенең осталыгын күрсәтергә тырышты, әмма иң мөһиме – барысы да Тукай иҗаты белән тагын да якыннан таныштылар.