Патриот-шагыйрь МусаҖәлил.
Бүген сукырлар китапханәсендә патриот- шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган шигъри кичә булып үтте.Әлеге чарада кунаклар шагыйрьнең үлемсез шигырьләрен уку белән беррәттән, аның батырлыгы, Ватанга тугрылыгы турында да искә алдылар.
Кичә барышында катнашучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты һәм фашистларга каршы көрәштә күрсәткән каһарманлыгы турында да сөйләштеләр.Аның “Моабит дәфтәрләре”ндәге шигырьләре аеруча зур тәэсир калдырды. Бу шигырьләр, төрмәдә, үлем алдыннан язылса да, тормышка мәхәббәт, Ватанга тугрылык һәм җиңүгә ышаныч белән сугарылган.
Кунаклар шулай ук китапханәдә оештырылган китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Анда Муса Җәлилнең әсәрләре, аның турында язылган китаплар- истәлекләр һәм мәкаләләр тәкъдим ителгән иде.Бу күргәзмә шагыйрьнең иҗатын тагын да тирәнтен аңларга ярдәм итте.
Әлеге шигъри кичә Муса Җәлилнең истәлегенә хөрмәт күрсәтү, аның батырлыгын һәм иҗатын яшь буынга җиткерү өчен мөһим чара булды. Шагыйрьнең рухы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр.
На выставке были представлены произведения Мусы Джалиля, а также литература, рассказывающая о его жизни и творчестве. Мы позаботились о том, чтобы материалы были доступны для людей с различными потребностями. Пригласили всех желающих посетить наши мероприятия и почтить память Мусы Джалиля.читать его стихи. Это прекрасная возможность узнать больше о его героической судьбе и бессмертных стихах, которые продолжают вдохновлять поколения.