Тукай эзләреннән....
Үзәк китапханәдә яшьләр белән эшләү өчен оештырылган “ШаЯрыш” проекты быел да үз эшен дәвам итә. Бүгенге очрашуга шәһәребезнең иң талантлы актив яшьләрен чакырдык. Алар - Түбән Кама медицина көллияте студентлары Кәримова Азалия һәм Булатов Булат, педагогика көллияте студетлары Сафиуллина Алия һәм Шәкүрова Айзилә. Яшьләр үзләре белән якыннан таныштырып, бөек шагыйребез Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында белемнәрен тикшереп карадылар. Мондый очрашулар яшьләрне рухи яктан баета, аларның мәдәни һәм әдәби белемнәрен арттыра, шулай ук аралашу һәм иҗади үсеш өчен уңай мохит тудыра.