Центральная библиотека им. Г. Тукая

Кичке уеннар

Үзәк китапханәдә эшләп килүче "Яшьлегем чишмәләре" клубы Түбән Кама шәһәренең тыл һәм хезмәт ветераннарын берләштерә. Бу клубның төп максаты – ветераннарның вакытларын файдалы итеп үткәрү. Шул уңайдан, китапханәчеләр тарафыннан "Кичке уен" дип аталган уен-тамаша оештырыла. Әлеге чарада катнашучылар милли уеннарны искә төшереп, үзара аралашып, күңелле ял итәчәкләр. "Кичке уен" ветераннар өчен күңел ачу гына түгел, ә тарихи хәтерне яңарту, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру мөмкинлеге дә булып тора.