Тукай шәкертләре
Бөек шагыйребез Г. Тукай талантының тамырлары халык авыз иҗатына, балалар фольклорына килеп тоташуы - бәхәссез хакыйкать. Тукай иҗатында балалар фольклоры, бишек җырларыннан башланып китә. Ә шулай да бүгенге көн яшьләре Тукай иҗатын беләме? Шигырьләрен яттан сөйлиме? Әлеге сорауга җавап алу максатыннан "Тукай шәкертләре" клубына йөрүче балалар белән бераз аралашып, сөйләшеп алдык. "Ай һәм кояш" шигыре аша язучы нәрсә әйтергә теләгән? Барлык сүзләр дә аңлашыламы? Әлеге һшм башка сорауларга бергәләп җаваплар эзләдек.
https://vk.com/tukai_nk?w=wall-82992103_26778&z=video-82992103_456242314%2F88056cbe3587ed2201