Центральная библиотека им. Г. Тукая

Туган як һәм гүзәллек җырчысы

Китапханәдә Гомәр Бәшировның тууына 125 ел тулу уңаеннан "Туган як һәм гүзәллек җырчысы" дип аталган әдәби кафе узды. Әлеге чарада язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләштек, аның әсәрләреннән өзекләр укыдык. Катнашучылар Гомәр Башировның туган якка мәхәббәте, табигатькә багышланган әсәрләре аша аның иҗатын яңадан ачтылар һәм аның мирасына хөрмәт белдерделәр. Әдәби кафе атмосферасы җылы һәм дусларча булды. Бу чара китап сөючеләргә онытылмас тәэсирләр калдырды.