Центральная библиотека им. Г. Тукая

Иҗат чылбыры

Мәшһүр язучыбыз Габдулла Тукай әйткәнчә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Нинди генә заманда яшәсә дә, кешелек һәрчак матурлыкка омтылган. Җырлары белән сагышын баскан, шигырьләре белән күңелен нурландырган, әкиятләре белән балаларны тәрбияләгән, мәкаль, әйтемнәре белән тапкырлыгын күрсәткән.
Китапханәдә бүген искиткеч җылы, матур бәйрәм булды. Бездә кунакта, олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм моңлы йөрәк ияләре шагыйрь-язучыларыбыз: Яр Чаллы, Чистай, Минзәлә, Актаныш, Зәй шәһәрләреннән, Кама Аланы бистәсе һәм “Кама таңнары” әдәби берләшмә язучылары.
Сер бирмичә дөнья барышына,
Карамыйча һава торышына,
Җыелышыйк учак җылысына,
Көч өстәргә гомер агышына.
Очрашу якташыбыз Р.Вәлиевнең «Бәхет иңсен» шигыре белән башланып, Г. Тукайның “Бәйрәм бүген” җыры белән дәвам итте. Иҗади солянка Г. Тукай, М.Җәлил, Р. Вәлиев иҗатлары, Түбән Каманың 60 еллык юбилее уңаеннан төзелгән әдәби табышмакларга җавап табып, әдәби берләшмәләр белән якыннан танышып, җыр – моң белән үрелеп барды. Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигән мәкальне хуплап, һәрберебез бүген чын мәгънәсендә сихри, әдәби мәйданда рухи азык алып, җанны иркәләп, күңелләрне назга төрдек.