Центральная библиотека им. Г. Тукая

Май канаты

       Кышкы салкыннар килү белән, татар халкының иң күңелле һәм җылы гореф-гадәтләренең берсе – каз өмәсе башлана. Элек-электән бу көннәрдә авыл халкы бергә җыелып, казларны эшкәртү, мамыкларын җыю, итен әзерләү белән мәшгуль булган. Өмә барышында эшләрне тәмамлагач, җырлар җырлап, уен-көлке оештырып, күңелле мизгелләр үткәргәннәр. Бу традиция кешеләрне берләштереп, авыл тормышының үзенчәлеген һәм бердәмлеген саклап килгән.

     Шушы күркәм гадәтне дәвам итеп, Колмакчы авылында да каз өмәсе узды. Өмәдә авылның өлкәннәре һәм яшьләре өчен май канаты ясау осталык сәгате үтте. Биредә катнашучылар май канатын матур итеп үрү серләренә төшенделәр, бу эшнең нечкәлекләрен өйрәнделәр.

   Мондый чаралар авылның рухын ныгыта, яшьләрне милли мәдәнияткә тартуны көчәйтә. Каз өмәсе татар халкының бердәмлеген һәм үзенчәлеген чагылдырган күңелле һәм файдалы бәйрәм.