кунакчыл ишегалды
Кунакчыл ишегалдыбызда китапханәчеләр белән бергә каз өмөсендә кунакларны җылы каршы алдык. Алар өчен төрле уеннар оештырдык, күңелле җырлар җырладык, гармуннарда көйләр суздык. Кунакларны коймак белән сыйладык, милли ризыкларыбыздан авыз иттеләр, күңелле һәм җылы мохиттә вакыт уздырдык. Бу очрашу барыбызга да шатлык һәм җылылык бүләк итте.