Центральная библиотека им. Г. Тукая

Каз өмәсе

Ноябрь ахырында авылларда татар халкының иң матур йолаларының берсе - Каз өмәләре башлана. Авыл тормышының матур бер бизәге булган Каз өмәсе быел Түбән Кама авылында да гөрләп узды. Әлеге зур чарада китапханәчеләр дә актив катнашты. Бәйрәм уен-көлке, җыр- бию белән үрелеп бара. Китапханәчеләр бәйрәм кунаклары белән төрле уеннар, осталык сәгатьләре, укучыларга экскурсия үткәрделәр.