Бәхетле очрак
Хәзер олысы да, кечесе дә телефонда утырган заманда яшьләрдә туган телебезне өйрәнүгә кызыксындыру максатыннан китапханәчеләр төрле чаралар үткәрә. Үзәк китапханәдә эшләп килүче «ШаЯрыш» проекты кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре Н.В.Лемаев исемендәге көллият судентлары белән «Бәхетле очрак» уенын үткәрделәр. Командаларга бүленеп уйнаган уенда катнашучылар үзләренең белемнәрен татар теле, әдәбияты, Татартстан тарихы, географиясе һ.б өлкәләргә караган термин һәм төшенчәләрне нәкъ менә татар телендә әйтергә тиеш иделәр. Катлаулылыгы ягыннан төрле сораулар мавыктыргыч булды, яшьләр биремнәрне бик теләп үтәделәр.