Аулак өй
Үзәк китапханәдә узган әдәби музыкаль кичә "Аулак өй" чыннан да, күңелле һәм истәлекле чара булды. Бу кичә – дуслар белән очрашу, яңа танышлар табу, рухи байлык туплау өчен менә дигән мөмкинлек.
Әлбәттә, инде "Аулак өй" – ул уеннарсыз, моңсыз булмый. Кичәбезне татар халык көйләре, милли моңнар бизәде, уеннар яшьлеккә кайтарып, күңелләргә рәхәтлек бирде.