"Хисләр -дәрья"
Бүген китапханәдә мәркәзебез Казаннан шагыйрь, популяр җыр сүзләре авторы Гөлүсә Шаһбан һәм сәхнә, радио, телевидение алып баручысы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина шигърият сөюче дусларыбыз белән очрашып үзләренең иҗат җимешләрен бүләк иттеләр.
Очрашуда искиткеч матур тирән эчтәлекле шигырьләр укылды, иҗат юллары, илһам чыганаклары турында фикер алышынды. Килгән тамашачы кызыксындырган сорауларын бирде. Мондый очрашулар, әлбәттә, китап сөючеләргә зур шатлык: шагыйрьләр белән очрашып, аларның иҗат дөньясына күз салып узган әдәби кичә матур хатирәләр белән күңел түрләрендә озак сакланыр дип өметләнәбез.