Кемгә сөйлим серләремне
Шәһәребезнең М. Җәлил исемендәге 1нче гимназиясендә «Хәзинә» проекты кысаларында «Ел китабы-2024» бәйгесендә 2 урын алган «Кемгә сөйлим серләремне» китабы авторы Ф. Абдуллин белән әдәби очрашу узды. Очрашу 9нчы сыйныф укучылары өчен оештырылды һәм ул укучыларның әдәбиятка булган кызыксынуларын арттыру, иҗатка рухландыру максатын күздә тотты.
Ф. Абдуллин укучылар белән үзенең иҗат юлы, китаплары һәм аларда күтәрелгән темалар турында сөйләште. Ул «Кемгә сөйлим серләремне» китабында яшьләрнең хис-тойгыларын, дөньяга карашларын һәм серләрен ничек чагылдырганын аңлатты. Укучылар авторга сораулар биреп, аның иҗаты турында күбрәк белергә тырыштылар.
Очрашу барышында Ф. Абдуллин укучыларга иҗат итү процессын, илһам чыганакларын һәм үз хисләрен сүзгә әйләндерү серләрен уртаклашты. Укучыларның актив катнашуы, фикер алышулары һәм автор белән аралашулары очрашуга ямь өстәде. Әдәби очрашу укучылар өчен файдалы һәм кызыклы булды.