Центральная библиотека им. Г. Тукая

Шаяннар Һәм тапкырлар

Үзәк китапханәдә "Яшьлегем чишмәләре" төркеме өчен "Шаяннар һәм тапкырлар" интелектуаль уены үтте. Бу кызыклы чарада катнашучылар үзләренең зирәклеген, тапкырлыгын һәм белемнәрен сынап карадылар. Уен барышында төрле кызыклы сораулар, логик биремнәр һәм иҗади заданиеләр тәкъдим ителде.
Уенда катнашу – күңелле вакыт уздыру гына түгел, ә яңа дуслар табу, белемнәрне арттыру һәм күңелле мохиттә ял итү мөмкинлеге дә.