“Якты утлар – “Казан утлары”нда”
Китапханәбезгә башкалабыз Казаннан “Казан утлары” журналы редакциясе хезмәткәрләре килде. Очрашу кунаклары һәм китап укучыларыбыз өчен “Якты утлар – “Казан утлары”нда”дип аталган күргәзмә әзерләнде.Күргәзмәдә “Казан утлары” редколлегиясе бастырырга тәкъдим иткән китаплар һәм журналлар урын алды.