Композитор Илдус Дәүләт улы Якуповка 80 яшь
Илдус Дәүләт улы Якупов 1935 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Атлаш авылында туа. 1959 елда Казан музыка училищесын тәмамлый. 1959-1964 елларда Казан консерваториясендә Альберт Леман классында белем ала.
1960 еллардан башлап, бер-бер артлы опералар, балетлар, симфонияләр, төрле музыка кораллары өчен аерым пьесалар, җырлар, романслар иҗат итә. Ул еш кына дөнья әдәбиятына мөрәҗәгать итә, Бомарше, Андерсен, Гоголь, Беляев әсәрләре белән рухланып, зур күләмле әсәрләр тудыра.
Төп әсәрләре
• “Джельсомино ялганчылар илендә” операсы (1976)
• Фортепиано һәм оркестр өчен концерт
• "Зәңгәр кош" ораториясе (2009)
• флейта һәм фортепиано өчен соната
Җырлар
Композитор татар шагыйрьләре сүзләренә лирик һәм эстрада җырларын да яза.
• Үрмәле гөл (Резеда Вәлиева сүзләре)
• Яшьлегемә кире кайтыр идем (Әхмәт Ерикәй сүзләре)
• Язгы таң
• Яңгыр яуганда (Җәүдәт Дәрзаман сүзләре)
• Зәңгәр күккә карап атлыйм
• Яратам
• Сайра, тальян
• Зәңгәр көймә (Разил Вәлиев сүзләре)
• Көзге шатлык (Разил Вәлиев сүзләре)
• Нурлы Казан (Фәннур Сафин сүзләре)
• Нинди синең күзләр (Эльмира Шәрифуллина сүзләре)