Дөньяга могҗиза аша карап
Күренекле шагыйрь һәм драматург Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тулуга багышланган "Дөньяга могҗиза аша карап" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.
Җәүдәт Дәрзаман – татар әдәбиятының күренекле вәкиле, шигърият һәм драматургия өлкәсендә зур өлеш керткән шәхес. Аның әсәрләре тирән мәгънәгә, образлылыкка һәм халыкчанлыкка ия. Шагыйрьнең иҗаты туган җиргә мәхәббәт, кешелеклелек, яхшылык һәм гаделлек кебек мәңгелек кыйммәтләргә багышланган. Мәгълүмат сәгатендә укучылар Җәүдәт Дәрзаманның тормыш юлы һәм иҗаты, кызыклы фактлар белән танышты, аның шигырьләреннән өзекләр тыңлады.
Мәгълүмат сәгатенең максаты – яшь буынны татар әдәбияты классигының иҗаты белән таныштыру, аларда әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, рухи кыйммәтләрне саклау һәм арттыру.