Центральная библиотека им. Г. Тукая

Эт белән мәче кебек (шикелле)

Эт белән мәче кебек (шикелле)
Бер күренешне күз алдыгызга китерегез әле: җыйнак кына йорт, кояш нурлары пәрдә аша үтә, ә бүлмәнең уртасында чын драма уйнала. Бүлмәнең бер башында мәче, кабарынган, ташланырга әзер тора. Ә икенче башында эт, тешләрен ялтыратып, ырылдый. Бу безгә «Эт белән мәче кебек» фразеологизм өчен нигез булган дошманлыкның классик күренеше.

«Эт белән мәче кебек» фразеологизмы, кешеләрнең дусларча аралашмавны, гел талашып, сүгенеп торуны, туктаусыз ызгышып-талашып яшәүне аңлата.
Шулай ук, «эт белән мәче кебек яшәү» ул «бер-береңә карата чиктән тыш дошманлык халәтендә булу» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
Урамда очрашканда да тыныч кала алмаган кешеләр турында шулай сөйлиләр. Аларны барысы да: аралашу стиле, үз-үзләрен тотышы, киенү манерасы, бер-берсенең тормыш кыйммәтләре ачуландыра.

Торулары - эт белән мәче кебек.

Т. Гыйззәт.
Бергә-бергә кеше арасына да чыкканыбыз юк. Яшибез шунда эт белән мәче шикелле.
Ә. Сәфиуллин.