Йөрәктән йөрәккә
Үзәк китапханәдә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, «Россиянең иң шәп аш-су остасы», «Иң шәп гаилә бизнесын оештыручы», «Татарстанның иң уңышлы эшмәкәре» Равилә Шәйдуллина-Мурат иҗаты һәм тормыш юлына багышланган «Йөрәктән йөрәккә…» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу булып үтте. Тамашачылар махсус кунагыбыз - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы Нурания Җамали иҗаты буенча да үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Зал шыгрым тулы иде. Күзләрдә – ихласлык, йөзләрдә – кунакларга карата тирән хөрмәт. Аларның һәр сүзе йөрәккә үтеп керә, һәр җөмләсендә тормыш тәҗрибәләре, күпме сынаулар аша үткән көч ярылып ята иде.
Равилә Шәйдуллина – ул чын мәгънәсендә халык күңелендә урын алган шәхес. Аның уңышлары – тырышлык, сабырлык һәм үз эшеңә чиксез бирелгәнлек җимешләре.
Бу очрашуда язучы үзенең тормыш юлы, хыяллары, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Шигырьләр укылды, хатирәләр барланды, Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары Эльвира һәм Раушан Асатовлар башкаруындагы җырлар яңгырады - һәрбер чыгыш күңел кылларын тибрәтеп, күзләр яшьләнде.
Очрашу ахырында һәркем кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аларның тормыш юлы – безнең өчен үрнәк, аларның рухы – безгә көч бирүче маяк.