Ахунҗан улы Ахуновның тууына 100 ел
Әдип, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Гариф (Гарифҗан) Ахунҗан улы Ахуновның тууына 100 ел (1925–2000)
Гариф Ахунов 1925 елның 18 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы Өчиле авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа, әтисен яшьли югалта. 1940 елга кадәр авыл мәктәбендә укый, аннары колхозда эшли. Арча педагогика училищесын һәм Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый (1952).Әдәби эшчәнлек белән әдип 1951 елда актив шөгыльләнә башлый. 1957 елда СССР Язучылар берлеге әгъзасы була. Ярты гасырлык иҗат эшендә Г.Ахунов татар, рус һәм башка 15 телдә 50 дән артык китап бастыра. Бу романнар, повестьлар һәм хикәяләр, драма һәм комедияләр, тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләр, очерклар һәм эсселар (җыентыклар: «Еллар чатында», 1959; «Хыялый Хәйрүш егетләре», 1965; повестьлар: «Артышлы тау буенда», 1960; «Канатлар кая илтә?», 1967; зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнары һ. б.). Ул русчадан татарчага танылган Россия язучыларының хезмәтләрен, шул исәптән Михаил Шолоховның «Тихий Дон» әсәрен тәрҗемә итә.
1977 елда «Хәзинә» романы буенча Свердловск киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм да эшләнә, ә 1983 елда, «Кояшның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә (авторы М.Шиһапов) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела. Соңрак Татарстанда 6 серияле телефильм рәвешендә тагын бер «Идел кызы» романы экранизацияләнә.
Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Гариф Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда аңа «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1993 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән ул «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Әдип шулай ук 1998 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы дигән мактаулы исем йөртә.
Гариф Ахунов язучылыкны дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлеге белән бергә уңышлы алып бара: Әлмәт язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе, ТАССР Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, ТАССР Язучылар берлеге рәисе (1974-1984 еллар), Татарстан Республикасы Мәдәният Фонды рәисе (1987-1991 еллар) булып эшли.
Гариф Ахунҗан улы 2000 елның 4 июнендә вафат була һәм Арчада җирләнә. Казанда, Әлмәттә, Арчада, Кукмарада, Балтачта аның исеме белән урамнар атала. Арчаның үзәк мәйданында Язучылар аллеясында Гариф Ахуновка бронза бюст куела.