Мөхәммәдзаһир Ярулла улы Бигиевның тууына 155 ел
Язучы, публицист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе Мөхәммәдзаһир Ярулла улы Бигиевның тууына 155 ел (1870 – 1902).
Заһир Бигиев Ростов-Дон шәһәрендә ахун гаиләсендә туа. Башлангыч белемне рус гимназиясендә ала. 1886 – 1891 елларда Казанда күл буендагы мәдрәсәдә укый. Дини белем ала, гарәп, фарсы һәм төрек телләрен өйрәнә, академик белемле кеше була.
1891 елдан гомеренең ахырына кадәр Ростов-Дон шәһәрендә мулла булып хезмәт итә.
1893 елда Урта Азия халыкларының тормыш-көнкүрешен, мәдәниятен өйрәнү максатында Төркестан буйлап сәяхәт кыла. Берничә тапкыр Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Кырымда була.
З.Бигиев – татар реалистик прозасына һәм әдәби публицистикасына нигез салучыларның берсе.
Уналты яшендә ул беренче әсәрен – «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» («Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә», 1887) романын яза.
Өч елдан икенче романы – «Гөнаһе кәбаир» («Зур гөнаһлар», 1890) басылып чыга. Бу романнарда әдип XIX йөзнең икенче яртысындагы татар тормышының төрле социаль катлауларын тасвирлый, җәмгыятьтәге комсызлык, икейөзлелек, эчкечелек кебек ямьсез күренешләрне тәнкыйтьли, гуманистик позициядән торып үзенең әхлакый идеалларын бәян итә.
1891–1892 елларда язылган «Катыйлә» («Үтерүче хатын») һәм «Мөртәд» романнары басылмыйча кала, аларның кулъязмалары сакланмаган.
З.Бигиевнең «Мавәра ән-нәһердә сәяхәт» («Ике елга арасында сәяхәт», 1908) исемле юлъязма китабы татар әдәбияты тарихында публицистика жанрындагы иң күренекле әсәрләрнең берсе булып исәпләнә. Анда ул 1893 елда Идел буе, Каспий һәм Төркестанга ясаган сәяхәте тәэсирләрен, Төркестан халыкларының авыр тормыш фаҗигаләрен, Россиянең колониаль сугышларына каршы көрәш күренешләрен, бер уңайдан татар халкының язмышы турында уй-фикерләрен бәян итә.