Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ә мин җирдә гади бер кеше...

Әдәбият мәйданына яшьли аяк атлап та, иҗат җимешәләрен татар укучысына бераз соңрак, тыйнак һәм сак кына тәкъдим иткән әдипләребез шактый.”Ялантауга ай кунган”(рус телендә “Ялантау”), “Сихәтләнү” җыентыклары, “Карт шомырт хатирәсе(рус телендә “Воспоминания черёмухи”), “Тау башында бүре бар”  китаплары, балалар өчен язылган берничә җыентыгы белән тыйнак кына, ләкин шактый ныклы адымнар белән әдәбият мәйданында үз сукмагын булдырган Равилә Шәйдуллина-Мурат иҗаты үз укучысын тапкан иҗат.

   Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә язучылар берлеге әгъзасы Равилә Шәйдуллина-Муратның бүгенге көндә басылып чыккан китаплары, автор турындагы газета-журнал мәкаләләре белән танышырга теләүчеләр өчен китап күргәзмәсе эшләнде. Барлык әдәбият сөюче дусларыбызны китапханәбездә көтеп калабыз.